Иртәгә Чистай мөхтәсибәте башлангычы белән шәһәр мәчетләрендә “Туган тел” дип исемләнгән флешмоб узачак. Татар әдәбиятының классик шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен коллектив рәвештә укып, җирле мөселманнар республикабыз мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсенә карата үз карашын белдерәчәк. Флешмоб татар телен саклап калу темасына узачак фикер алышудан соң булачак. Исегезгә төшерәбез, иртәгә Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре татар телен саклау мәсьәләләренә багышланачак. Тел халык мирасының рухи-мәдәни өлеше буларак каралачак.
Чистайда "Туган тел" дип исемләнгән флешмоб узачак
26 октябрь 2017 ел 11:17
Соңгы яңалыклар
“Ислам. Беренче адымнар”ның 16 нчысы тәмам: 20-85 яшьтәге 150 кеше намазга басты
29 ноябрь 2025 ел 16:12
Мөфти ТР Рәисенең Оман дәүләтенең Дин эшләре һәм вакыфлар министры белән очрашуында катнашты
28 ноябрь 2025 ел 18:40
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


