Иртәгә Чистай мөхтәсибәте башлангычы белән шәһәр мәчетләрендә “Туган тел” дип исемләнгән флешмоб узачак. Татар әдәбиятының классик шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен коллектив рәвештә укып, җирле мөселманнар республикабыз мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсенә карата үз карашын белдерәчәк. Флешмоб татар телен саклап калу темасына узачак фикер алышудан соң булачак. Исегезгә төшерәбез, иртәгә Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре татар телен саклау мәсьәләләренә багышланачак. Тел халык мирасының рухи-мәдәни өлеше буларак каралачак.
Чистайда "Туган тел" дип исемләнгән флешмоб узачак
26 октябрь 2017 ел 11:17

Соңгы яңалыклар

«Хозур» нәшрият йортында Мөхлисә Бубиның юбилее хөрмәтенә аның абыйсы Гобәйдулла Бубиның китабы басылды
27 ноябрь 2024 ел 15:37

Мөфти шәех Мүрайхине “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендәге уку-укыту барышы белән таныштырды
27 ноябрь 2024 ел 10:27
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы