Иртәгә Чистай мөхтәсибәте башлангычы белән шәһәр мәчетләрендә “Туган тел” дип исемләнгән флешмоб узачак. Татар әдәбиятының классик шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен коллектив рәвештә укып, җирле мөселманнар республикабыз мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсенә карата үз карашын белдерәчәк. Флешмоб татар телен саклап калу темасына узачак фикер алышудан соң булачак. Исегезгә төшерәбез, иртәгә Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре татар телен саклау мәсьәләләренә багышланачак. Тел халык мирасының рухи-мәдәни өлеше буларак каралачак.
Чистайда "Туган тел" дип исемләнгән флешмоб узачак
26 октябрь 2017 ел 11:17

Соңгы яңалыклар

Ислам икътисады өлкәсендәге экспертлар Россиядә партнерлык финансларын үстерү турында фикер алышачак
10 октябрь 2024 ел 08:50

ТР МДН Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов мәетләрне яру тәртипләре турында сөйләште
09 октябрь 2024 ел 15:58

Танылган төрек продюссеры Мәхмәт Боздаг Казан шәһәренең "Мәрҗани" һәм "Зәңгәр" мәчетләрендә булды
09 октябрь 2024 ел 15:09
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы