Әлмәт үзәк мәчетендә мәхәллә халкы өчен беренче татар теле дәресләре башланып китте. Бушлай укытуны филология фәннәре кандидаты, доцент Шаһиев Рәфкать Шириаздан улы алып бара. Дәресләр халыкны татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, тел аша мәдәният һәм традицияләрне танып белү максатыннан оештырыла. Моннан тыш, тел дөньясында үзләрен ачарга теләгән һәр кеше дә чакырыла. Дәресләр атнаның һәр чәршәмбесендә кичке алтыда (18.00) шәһәрнең үзәк мәчетендә уза.
Әлмәт мәчетендә татар теле укыта башладылар
16 ноябрь 2017 ел 15:00
Соңгы яңалыклар
“Рамазан. Ураза: иң еш бирелә торган сораулар”: “Хозур” нәшриятында татар һәм рус телләрендә яңа китап чыкты
07 март 2023 ел 10:32
Нәзарәт биналарны бизәү буенча “Нурлы Рамазан” республика бәйгесе хакында искә төшерә
07 март 2023 ел 09:31
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


