Әлмәт үзәк мәчетендә мәхәллә халкы өчен беренче татар теле дәресләре башланып китте. Бушлай укытуны филология фәннәре кандидаты, доцент Шаһиев Рәфкать Шириаздан улы алып бара. Дәресләр халыкны татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, тел аша мәдәният һәм традицияләрне танып белү максатыннан оештырыла. Моннан тыш, тел дөньясында үзләрен ачарга теләгән һәр кеше дә чакырыла. Дәресләр атнаның һәр чәршәмбесендә кичке алтыда (18.00) шәһәрнең үзәк мәчетендә уза.
Әлмәт мәчетендә татар теле укыта башладылар
16 ноябрь 2017 ел 15:00

Соңгы яңалыклар

“Мөхәммәдия” шәкертләре Бөек Ватан сугышы ветераны Котдус Мөлеков белән очрашты
06 май 2025 ел 13:35

Мөфти Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты
05 май 2025 ел 17:18
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы