Әлмәт үзәк мәчетендә мәхәллә халкы өчен беренче татар теле дәресләре башланып китте. Бушлай укытуны филология фәннәре кандидаты, доцент Шаһиев Рәфкать Шириаздан улы алып бара. Дәресләр халыкны татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, тел аша мәдәният һәм традицияләрне танып белү максатыннан оештырыла. Моннан тыш, тел дөньясында үзләрен ачарга теләгән һәр кеше дә чакырыла. Дәресләр атнаның һәр чәршәмбесендә кичке алтыда (18.00) шәһәрнең үзәк мәчетендә уза.
Әлмәт мәчетендә татар теле укыта башладылар
16 ноябрь 2017 ел 15:00

Соңгы яңалыклар

Казанда мөселман белем бирү оешмалары укытучыларының Бөтенроссия форумы эшли башлады
30 октябрь 2024 ел 16:02

Мөфти һәм ТР Милли музее Генераль директоры татар дини мирасын цифрлаштыру буенча бергәләп эшләү хакында килеште
30 октябрь 2024 ел 12:47

Татарстан Мөфтие Һәм Рәисе Казанда Бөтенроссия иске йолачылар форумында катнашты
29 октябрь 2024 ел 13:16
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы