Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин белән очрашты. Ренат әфәнде һәм Камил хәзрәт Татарстан мөфтияте белән вәкиллек арасында элемтәләрне ныгыту турында сөйләштеләр. Эшлекле мөнәсәбәтләрнең яңа этабында алгы планга татар телен саклау һәм өйрәтү өлкәсендәге мәсьәләләр чыгачак. Камил хәзрәт шулай ук Петербуг татар милли-мәдәни үзәге эшчәнлеге белән танышты. "Мондый үзәкләр милли мәдәниятебезне, үзаңыбызны саклауда әһәмиятле роль уйныйлар", - дип бәяләде ул һәм ватандашларга Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты нәшер иткән китаплар белән тәэмин итәчәге турында хәбәр итте. Бүгенге көндә төньяк башкалада татар телен өйрәтү буенча ике курс эшли.
Петербургта Татарстанның даими вәкиллеге республика мөфтияте белән элемтәләрне ни өчен ныгыта?
24 ноябрь 2017 ел 14:57
Соңгы яңалыклар
Казанда KazanForum кысаларында хәләл өлкәсендә белгечләр әзерләү проблемалары турында фикер алышачаклар
16 май 2023 ел 12:28
«Хәләл» стандарты буенча Комитет Казанның Агросәнәгать паркына Russia Halal Market ярминкәсенә чакыра!
16 май 2023 ел 11:01
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



