Бүген Казанның Галиев мәчетендә Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново өлкәсенең мөфтие һәм татар милли-мәдәни автономия рәисе Фәрит Госман улы Ляпин белән очрашты. Әңгәмә барышында Татарстан мөфтие республикабызның дини эшчәнлек алып баруда көчле булуын, милли мәсьәләләрдән – татар телендә укыту, мөфтияттә телне үстерүгә зур әһәмият бирелүен белдерде. Шулай ук ислам динендә фундаменталь хезмәт – имам Әбу Мансур әл-Матуридиның “Китаб әт-тәүхид” хезмәте беренче тапкыр рус телендә чыгарылу турында әйтте. Дөньядагы барлык стандартларны күздә тотып, Коръәннең “Казан басма”сы күп тираж белән басылып чыгу, дин нигезләрен өйрәнә башлаучылар өчен “Ислам дине нигезләре” әсбабы таратылып, мөселман кардәшләребезнең шатлыгы белән уртаклашты. Камил хәзрәт нәзарәтнең “Хозур” нәшриятында басылган әлеге һәм башка китапларны Иваново өлкәсе мөфтиенә бүләк итте. Шулай ук интернет аша тыңлап була торган “Азан” радиосы, тиздән ачылачак беренче мөселман телевидениесе турында сөйләде. Фәрит Госман улының татар теленең киләчәге мәсьәләсе буенча борчылуларына җавап итеп, озакламый Казан мәчетләрендә эшли башлаячак татар теле курслары хакында җиткерде.
Камил хәзрәт Иваново өлкәсе мөфтие белән очрашты
30 ноябрь 2017 ел 14:59
Соңгы яңалыклар

Мөфти Камил хәзрәт Татарстан халкы белән күчмә очрашулар башлап җибәрде: беренче сәфәр - ютазылылар янына
04 февраль 2025 ел 18:56

Ак Барс Банкы Цифрлы финанс активлар базасында “сукук мудараба” яңа ислам продуктын эшләтеп җибәрде
04 февраль 2025 ел 10:00

Нәзарәт Рамазан аена биналарны бизәп куярга чакыра. Иң яхшы бизәлешкә – хаҗ юлламасы!
03 февраль 2025 ел 11:32
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы