Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинда кунакта мәчет төзү буенча инициатив төркем булды. Очрашу Казанның Галиев мәчетендә узды. Бер зур гаилә – Сөниевлар – чыгышлары белән Алексеевски районыннан, хәзер Татарстанның һәм Россиянең төрле почмакларында гомер итәләр. Алар бергә Камил хәзрәт бүлмәсендә җыелып, туган авылларында мәчет төзү өчен аның фатихасын алдылар. Мөфти кунакларга үзенең тәкъдимнәрен җиткерде, мәчеткә керү-чыгу юллары, корбан чалу урыннары, балалар мәйданчыгы һәм уку класслары белән тәэмин итүнең әһәмиятен билгеләде. “Безнең сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Кем Аллаһы ризалыгы өчен мәчет төзесә, шуңа Аллаһы җәннәттә йорт төзер”, – дип ассызыклады мөфти. Ренат Сөниев һәм Розалия Сөниева, шулай ук аларның уллары һәм туганнан туганнары Камил хәзрәткә очрашу өчен рәхмәт белдерделәр.
Мөфти мәчет төзү буенча инициатив төркем белән очрашты
30 ноябрь 2017 ел 14:08
Соңгы яңалыклар
"Рамазан – изге гамәлләр ае" марафоны тәмам: Татарстанда 7000 дән артык кешегә ярдәм күрсәтелде
25 апрель 2023 ел 13:02
Чаллыда Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турниры узачак
24 апрель 2023 ел 14:14
Татарстанның мөселман хәйрия фондлары Рамазан уңаеннан мөгаллимнәргә күчтәнәчләр таратты
24 апрель 2023 ел 13:20
Казанда “Гает моңы” бәйрәме узды һәм “Рухи моң” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
22 апрель 2023 ел 14:01
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
