Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинда кунакта мәчет төзү буенча инициатив төркем булды. Очрашу Казанның Галиев мәчетендә узды. Бер зур гаилә – Сөниевлар – чыгышлары белән Алексеевски районыннан, хәзер Татарстанның һәм Россиянең төрле почмакларында гомер итәләр. Алар бергә Камил хәзрәт бүлмәсендә җыелып, туган авылларында мәчет төзү өчен аның фатихасын алдылар. Мөфти кунакларга үзенең тәкъдимнәрен җиткерде, мәчеткә керү-чыгу юллары, корбан чалу урыннары, балалар мәйданчыгы һәм уку класслары белән тәэмин итүнең әһәмиятен билгеләде. “Безнең сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Кем Аллаһы ризалыгы өчен мәчет төзесә, шуңа Аллаһы җәннәттә йорт төзер”, – дип ассызыклады мөфти. Ренат Сөниев һәм Розалия Сөниева, шулай ук аларның уллары һәм туганнан туганнары Камил хәзрәткә очрашу өчен рәхмәт белдерделәр.
Мөфти мәчет төзү буенча инициатив төркем белән очрашты
30 ноябрь 2017 ел 14:08
Соңгы яңалыклар

Мөфти дини лидерларның Глобаль саммитында: "БРИКСның Казан декларациясендә лидерлар климат мәсьәләләрендәге алымнарның уртаклыгын беркетте»
06 ноябрь 2024 ел 11:14

Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен ТР Рәисе премиясенә лаек булды
05 ноябрь 2024 ел 15:18

Мәрҗани мәчетендә Татарстан мәдрәсәләре шәкертләре арасында Коръән бәйгесе үтте
05 ноябрь 2024 ел 12:21
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы