Балык бистәсе районы Бирдебәк авылында яңа мәчет ачылды. Мәчет ачылышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Балык бистәсе муниципаль районы башлыгы Илһам Вәлиев, район имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, аксакал хәзрәт Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов, имамнар, авыл халкы катнашты.
Нияз хәзрәт Сабиров, әлеге куанычлы вакыйга белән тәбрикләп, Татарстан мөфтие исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. Ул мәчеттә гыйбадәт кылу һәм гыйлем алу фазыйләтләре турында сөйләде. Яңа мәчеткә дини китаплар бүләк итте.
Дәгъват бүлеге мөдире яңа мәчеттә беренче тапкыр үткәрелгән Мәүлид бәйрәмендә дә катнашты. Өйлә намазыннан соң узган чарада яшь башкаручы Динар Шәймарданов мөнәҗәтләр әйтте. Нияз хәзрәт Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең күркәм әхлагы һәм Мәүлидне үткәрү тәртибе турында чыгыш ясады.
Чаралар тәмамлангач, Балык бистәсе районы Яңавыл авылында төзелеп килә торган мәчеткә экскурсия ясалды.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Балык бистәсе районында 46 мәчет эшли.
Балык бистәсе районында мәчетне яңарттылар
04 декабрь 2017 ел 10:13

Соңгы яңалыклар

Балтач мөхтәсибәтендә рухи-әхлакый тәрбия буенча “Күркәм холык – бәхет ачкычы” республикакүләм семинары узды
23 апрель 2025 ел 15:38

Махсус хәрби операциясе зонасындагы 90 танк дивизиясенең 80 нче полкында блиндажлы мәчет ачылды
23 апрель 2025 ел 09:00

Мөфти Камил хәзрәт Мәскәүнең Бутово районында мөселман мәгърифәтчелек үзәгендә булды.
22 апрель 2025 ел 11:13
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы