Балык бистәсе районы Бирдебәк авылында яңа мәчет ачылды. Мәчет ачылышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Балык бистәсе муниципаль районы башлыгы Илһам Вәлиев, район имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, аксакал хәзрәт Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов, имамнар, авыл халкы катнашты.
Нияз хәзрәт Сабиров, әлеге куанычлы вакыйга белән тәбрикләп, Татарстан мөфтие исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. Ул мәчеттә гыйбадәт кылу һәм гыйлем алу фазыйләтләре турында сөйләде. Яңа мәчеткә дини китаплар бүләк итте.
Дәгъват бүлеге мөдире яңа мәчеттә беренче тапкыр үткәрелгән Мәүлид бәйрәмендә дә катнашты. Өйлә намазыннан соң узган чарада яшь башкаручы Динар Шәймарданов мөнәҗәтләр әйтте. Нияз хәзрәт Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең күркәм әхлагы һәм Мәүлидне үткәрү тәртибе турында чыгыш ясады.
Чаралар тәмамлангач, Балык бистәсе районы Яңавыл авылында төзелеп килә торган мәчеткә экскурсия ясалды.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Балык бистәсе районында 46 мәчет эшли.
Балык бистәсе районында мәчетне яңарттылар
04 декабрь 2017 ел 10:13

Соңгы яңалыклар

Мөфти һәм ТР Милли музее Генераль директоры татар дини мирасын цифрлаштыру буенча бергәләп эшләү хакында килеште
30 октябрь 2024 ел 12:47

Татарстан Мөфтие Һәм Рәисе Казанда Бөтенроссия иске йолачылар форумында катнашты
29 октябрь 2024 ел 13:16

Казанда XIII Бөтенроссия мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумына 500 мөгаллим җыелачак
28 октябрь 2024 ел 14:29
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы