Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин АКШ президенты Дональд Трампның Иерусалимны Израиль башкаласы итеп тануы белән килеп туган вәзгыятькә рәсми белдерү белән чыкты. Кискен рәвештә шелтәләп, ул Инстаграммдагы үзенең Kamil Samigullin (@kamilhazrat) битендә болай дип яза: "Бу карар күп шау-шу кузгатты. Бигрәк тә мөселманнар арасында. Һәм Россия өммәте дә әлеге мәсьәләдә бар ислам дөньясы белән теләктәшлек күрсәтә. Иерусалим Израиль башкаласы була алмый, чөнки ул 1,7 миллиард мөселманның рухи башкаласы. Алай гына да түгел: Иерусалим – күпләгән милли һәм дини төркем вәкилләре өчен гомум йорт һәм ватан. Бер халыкныкы гына түгел, күпләгән халыкларныкы ул. Әлеге шәһәр бик тә үзгә дәрәҗәгә ия. Провокация булмыйча, нәрсә соң бу? Шушы төбәктә тынычлыкка ирешү өчен куелган барлык тырышлыкны бетерәләр һәм бу бар ислам дөньясына куркыныч тудыра". Шулай ук мөфти хәзрәт үзенең укучыларына “Гыймран гаиләсе” сүрәсен дә искә төшерә: “Төшенкелеккә бирелмәгез һәм күңелегезне төшермәгез. Мөселманнар булсагыз, сез югары торасыз”.
ТР мөфтие Иерусалим белән килеп туган ситуациягә үзенең фикерен белдерде
07 декабрь 2017 ел 17:16

Соңгы яңалыклар

Нәзарәт җитәкчелеге Астанада дөньякүләм һәм традицион диннәр лидерлары Съездында катнаша
17 сентябрь 2025 ел 08:55

Нәзарәт мөхтәсибәтләрендә актив рәвештә гошер сәдәкасы җыялар һәм мохтаҗларга тараталар
15 сентябрь 2025 ел 14:17

Мирный бистәсендәге «Тынычлык» мәчетендә Мәүлид узды һәм тантаналы рәвештә чишмә ачылды
15 сентябрь 2025 ел 12:17
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы