Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген “ТАСС” мәгълүмат агентлыгына интервью бирде. Әңгәмә барышында махсус корреспондент Гөлия Керлин нигездә мөфтинең Коръән-хафиз булуы белән кызыксынды. Камил хәзрәт Истанбулда мәдрәсәдә укуы, Коръән-хафиз булуы һәм иснәд (чылбыр) белән иҗазәт (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) алуы, Коръәнне ятлау тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Коръән белән бәйле бар нәрсә үзеннән-үзе бөек була, – дип әйтте ул. – Җәбраил галәйһиссәлам Коръән белән килгән, фәрештәләрнең башлыгына әверелгән һәм ул Рухул Әмин дип атала. Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Коръән бирелә, ул беренчеләрнең һәм соңгыларның башлыгына, пәйгамбәрләрнең иң яхшысына әверелә. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм өммәтенә Коръән бирелә, һәм ул иң яхшы өммәт була. Коръән Рамазан аенда иңдерелә һәм ул барлык айларның солтанына әйләнә. Коръән Кадер кичәсендә иңә һәм ул барлык төннәрнең иң яхшысына әйләнә. Әгәр Коръән кешенең калебенә төшсә (керсә), ул кешеләрнең иң яхшысы булачак. Чөнки Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Сезнең иң яхшыгыз шулдыр ки, кайсыларыгыз Коръән өйрәнде һәм аны башкаларга өйрәтте”. Әгәр Коръән синең тормышыңа керсә, синең төнең һәм көнең иң яхшы төн һәм көн булачак. Синең иң яхшы көнең – Коръән белән үткәргән көнең”.
Мөфти – “ТАСС” мәгълүмат агентлыгына: “Коръән белән бәйле бар нәрсә бөек була”
12 декабрь 2017 ел 14:30
Соңгы яңалыклар

Нәзарәт җитәкчелеге Астанада дөньякүләм һәм традицион диннәр лидерлары Съездында катнаша
17 сентябрь 2025 ел 08:55

Нәзарәт мөхтәсибәтләрендә актив рәвештә гошер сәдәкасы җыялар һәм мохтаҗларга тараталар
15 сентябрь 2025 ел 14:17

Мирный бистәсендәге «Тынычлык» мәчетендә Мәүлид узды һәм тантаналы рәвештә чишмә ачылды
15 сентябрь 2025 ел 12:17
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы