Бүген Галиев мәчетендә Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдар хәзрәт Аляутдинов белән очрашты. Очрашу барышында мөселман лидерлары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бастырган Коръән басмасы турында сөйләште. 2017 елда исә әлеге басма Россиядә ислам үсеше тарихына кереп калды – ул рәсми рәвештә дөньякүләм стандартларга тәңгәл килә дип танылды. Әмма Нәзарәт шушы казанышта туктап калмыйча, Коръәннең өченче, яңартылган һәм камилләштерелгән басмасын әзерләүне дәвам итә. Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре Коръәннең татар һәм рус телләренә тәфсирләрен әзерләү өстендә эшли.
Камил хәзрәт Мәскәү мөфтие белән очрашты
13 декабрь 2017 ел 18:10
Соңгы яңалыклар

Татарстан Диния нәзарәте Газзә Секторына 9 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрде
29 август 2024 ел 06:43

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә шәкертләр бал аерту тәҗрибәсе белән бүлеште
28 август 2024 ел 16:46
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы