Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин җитәкчелегендәге делегация (Чаллы Җәмигъ мәчете төзелешенә финанс ярдәме күрсәтү Фонды җитәкчесе Уел Галим улы Хөсәенов, проектлау фирмасы директоры Майков Сергей Борисович һ. б.) Казахстанның Актүбә шәһәренә сәфәр кылды. Аның максаты шушы шәһәрнең Җәмигъ мәчете белән танышудан гыйбарәт булды: аның һәм төзелеп килүче Чаллы Җәмигъ мәчетенең архитекторы һәм проектлаучылар төркеме шул ук. Әлфәс хәзрәт сүзләренчә, мәчет 2008 елны ук куллануга тапшырылган, озакламый 10 еллыгы булачак. "Максатыбыз – күргән уңай якларны искә алып үз проектыбызны тагын да камилләштерү иде", – дип белдерде ул. Үткән ел Чаллы Җәмигъ мәчетенең цоколь каты төзелеп бетте. Цоколь катында гына мең квадрат метр буш мәйдан килеп чыкты.
Чаллы Җәмигъ мәчетенең "игезәген" күрергә Казахстанга сәфәр кылдылар
09 гыйнвар 2018 ел 11:18
Соңгы яңалыклар
Мисыр принцы һәм Татарстан мөфтие Каһирәдә дин галиме Муса Бигиев каберенә истәлек билгесе куйды
21 октябрь 2023 ел 10:52
РИИда Татарстан казыйлары өчен гаилә хокукы буенча белем арттыру курслары узды
19 октябрь 2023 ел 16:51
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



