Бүгенге көндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләрендә укыталачак "Без - татарлар" татар теле һәм ислам дине нигезләре курсларына язылучыларның саны 500-дән артып китте. Әлеге сан үз эченә республиканың төрле почмакларында урнашкан 10 мәчетне ала: Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга мөхтәсибәтләренең үзәк мәчетләре һәм Казанның "Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм” мәчетләре. Татар телен курслары 2 февральдән ачылачак. Аларда югары сыйфаттагы белем бирү өчен “Хозур” нәшриятында басылган “Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен” дәреслеге әзерләнде. Дәресләрне белгечлеккә ия филологлар, тәҗрибәле татар теле һәм ислам дине нигезләре мөгаллимнәре алып барачак. Курсларга язылу дәвам итә.
Татар теле курсларына 500дән артык кеше язылды!
22 гыйнвар 2018 ел 14:31
Соңгы яңалыклар
“Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә
21 апрель 2022 ел 15:00
Нәзарәт хезмәткәрләре, имамнар һәм шәкертләр Казанның Яңа бистә зиратында язгы өмә ясады
21 апрель 2022 ел 13:48
“Ислам. Беренче адымнар” мәктәбенең 9нчы чыгарылышында 90 кеше намазга басты
20 апрель 2022 ел 10:49
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

