Бүгенге көндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләрендә укыталачак "Без - татарлар" татар теле һәм ислам дине нигезләре курсларына язылучыларның саны 500-дән артып китте. Әлеге сан үз эченә республиканың төрле почмакларында урнашкан 10 мәчетне ала: Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга мөхтәсибәтләренең үзәк мәчетләре һәм Казанның "Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм” мәчетләре. Татар телен курслары 2 февральдән ачылачак. Аларда югары сыйфаттагы белем бирү өчен “Хозур” нәшриятында басылган “Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен” дәреслеге әзерләнде. Дәресләрне белгечлеккә ия филологлар, тәҗрибәле татар теле һәм ислам дине нигезләре мөгаллимнәре алып барачак. Курсларга язылу дәвам итә.
Татар теле курсларына 500дән артык кеше язылды!
22 гыйнвар 2018 ел 14:31
Соңгы яңалыклар
Әсгать Сәфәров “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе янында тарихи территорияне үстерү һәм реставрацияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды
01 июль 2021 ел 13:07
Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты китаплары Россиянең иң зур интернет-кибетләрендә сатыла башлады
01 июль 2021 ел 11:58
2020-2021 нче уку елында Татарстан мәчетләрендә татар теле курсларын 1500 тыңлаучы уңышлы тәмамлады
01 июль 2021 ел 10:01
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

