Бүгенге көндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләрендә укыталачак "Без - татарлар" татар теле һәм ислам дине нигезләре курсларына язылучыларның саны 500-дән артып китте. Әлеге сан үз эченә республиканың төрле почмакларында урнашкан 10 мәчетне ала: Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга мөхтәсибәтләренең үзәк мәчетләре һәм Казанның "Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм” мәчетләре. Татар телен курслары 2 февральдән ачылачак. Аларда югары сыйфаттагы белем бирү өчен “Хозур” нәшриятында басылган “Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен” дәреслеге әзерләнде. Дәресләрне белгечлеккә ия филологлар, тәҗрибәле татар теле һәм ислам дине нигезләре мөгаллимнәре алып барачак. Курсларга язылу дәвам итә.
Татар теле курсларына 500дән артык кеше язылды!
22 гыйнвар 2018 ел 14:31
Соңгы яңалыклар
Мөфтидә Чечняның элекке мөфтие Солтан хаҗи Мирзаев һәм Кунта-Хаҗи Кишиевның нәсел дәвамчысы булды
09 апрель 2021 ел 18:08
Мөселман уку йортлары шәкертләре татар теле, әдәбият һәм тарих буенча олимпиадада көч сынашты
08 апрель 2021 ел 17:10
Рөстәм хәзрәт Нургалиев: «Нәзарәт пандемия чорында шактый тәҗрибә тупларга өлгерде»
08 апрель 2021 ел 14:32
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

