Истанбулда бүген “Кодус – мөкатдәс шәһәр” темасына багышланган халыкара конференция үтте. Әлеге чарада Төркиянең вице-премьеры, хөкүмәтнең матбугат сәркатибе Бәкир Боздаг, Төрек Республикасының дин эшләре буенча Идарәсе рәисе Әли Әрбаш, Кавказ мөселманнары Идарәсе рәисе шәйхелислам Аллаһшөкер Пашазадә, Гыйрактан, Филистыйннан, Пакьстаннан, Һиндстаннан, Үзбәкстаннан, Индонезиядән һәм башка мөселман илләреннән килгән дини лидерлар, сәясәтчеләр, фән эшлеклеләре катнашты. Катнашучылар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Төрек телеканалына биргән әңгәмәсендә Камил хәзрәт ассызыклаганча, Кодустагы Әл-Акса мәчете – Исламның төп символларының берсе. Ул мөселманнар бердәмлегенең әһәмиятен искә төшерде. Коръәндә дә әйтелә: “Мөселманнар – бер-берләренә кардәш”.
Мөфти Истанбулда: "Мөселманнар - бер-берләренә кардәшләр"
29 гыйнвар 2018 ел 17:18
Соңгы яңалыклар
Казанда яшь мөселманнар өчен «Яшь кияү» ислам курсының икенче агымы башланды
09 октябрь 2025 ел 10:03
Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге Саба мөхтәсибәтендә волонтерлар эшчәнлеге белән танышты
06 октябрь 2025 ел 17:28
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы







