Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Истанбулда Казан шәкертләре белән очрашты. Алар Төркиянең Хасеки Абдуррахман Герсес исемендәге Кыйраәтләр уку Үзәгендә ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте юлламасы белән белем алалар. Татарстанда әлеге Казан шәкертләре Коръәнне 10 стильдә укый алган тәүге белгечләр булачак. Кыйраәт - Коръән уку тәртипләре. Аның әйтелеш үзенчәлекләре, яңгыраш вариантлары, музыкаль һәм интонацион төзелеше, темп һәм тыналыш тәртипләре буенча аерылып торган төрле стильләре бар. Очрашуда Камил хәзрәт студентларга үз нәсихәтләрен бирде, мөфтиятнең Коръәнне өйрәнү буенча планнары белән уртаклашты һәм уңышлар теләп калды.
Истанбул Татарстан өчен Коръән кыйраәтләре буенча тәүге белгечләр әзерли
30 гыйнвар 2018 ел 10:27
Соңгы яңалыклар
“Ислам. Беренче адымнар”ның 12нче сезоны тәмам: намаз укырга һәм Ислам нигезләренә 150 кеше өйрәнде
02 декабрь 2023 ел 17:10
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



