Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов җирле яшьләр белән очрашты. Очрашу мондый чараларны үткәрүгә багышланган “Ковёр” яшьләр башлангычы үзәгендә узды. Үз сорауларын бирергә һәм Түбән Кама мөселманнары башлыгы белән аралашырга илледән артык егет һәм кыз килде. Салих хәзрәт аларга ислам динендә гаилә кыйммәтләре, мөслимәнең вазифасы, ир-атның җаваплылыгы һәм әниләргә хөрмәт турында сөйләде. Сораулар исә намуслылык, чисталык, ихласлык, сәламәтлек турында яуды. Салих хәзрәт тулысы белән аларга җавап бирде һәм очрашуны игелеклелек, мәрхәмәтлелек һәм тәкъвалык сыйфатлары теләп төгәлләде.
Түбән Кама мөхтәсибе яшьләр белән аралашты
07 февраль 2018 ел 08:33
Соңгы яңалыклар
Апанай мәчетенең Коръән буенча онлайн-курсларын тәмамлаган 400 укучыга сертификатлар тапшырылды
16 декабрь 2024 ел 12:44
Чаллыда балалар арасында 26нчы Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
13 декабрь 2024 ел 09:55
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


