Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясенең Согуд Гарәбстаны Короле Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Сауд чакыруы буенча рәсми сәфәре ахырына якынлаша. Согуд Гарәбстаны дәүләтендә булу программасы кысаларында делегатлар Гарәфә тавында булдылар. Аннары "Әл-Кур" паркында саубуллашу чарасында шушы изге җирләрдә бик күркәм итеп Король Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Сауд исеменнән кабул иткән дин кардәшләр янә Россия мөселман руханиларына хөрмәтләрен белдерделәр һәм килгәннәре өчен рәхмәтләрен әйттеләр. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Согуд Гарәбстанына килгән барлык Россия мөселманнары һәм шулай ук элек СССР вакытында бергә яшәгән төбәк мөселманнары исеменнән чыгыш ясап, барлык дин кардәшләрне бердәмлеккә, теләктәшлеккә һәм бер-береңә ярдәм итәргә чакырды. “Һичшиксез, мондый дустанә очрашулар һәм эшлекле сәфәрләр мөселман халыклары арасында дуслыкны көчәйтә һәм аларның араларын якынайта”, – дип билгеләде ул.
Татарстан мөфтие Согуд Гарәбстанында Россия мөселманнары исеменнән чыгыш ясады
08 февраль 2018 ел 09:32
Соңгы яңалыклар
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел ис. мәдрәсәдә иске татар имлясы мәсьәләләре буенча конференция узды
24 декабрь 2025 ел 14:49
«Бүген Ислам» мәгълүмат-аналитика порталы ТРдагы фәнни-технологик үсешне ММЧда яхшы яктырткан өчен I урын алды
24 декабрь 2025 ел 14:33
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы















