Африка илләренең берсендә – төп халкын мөселманнар тәшкил итүче Нигерда биш кое эшләнгән, алар берничә җирле авылларны эчәргә яраклы су белән тәэмин итә. Әлеге башлангыч сусызлыкка тилмерүчеләрне аңлап, бу хәлгә битараф булмаган Россия мөселманнары – Halalstarter @halalstarter проекты волонтёрлары тарафыннан Россия Вакыф фонды ярдәме һәм Рәсүл Тавдиряков тырышлыгы белән тормышка ашырылган. Әлеге авыл җирлекләре ярымчүлле климатик шартларда урнашканнар һәм аларда медицина, электр уты һәм су белән тәэмин ителеш юк: биредәге кешеләр үзләренең яшәү урыннарына су алып килү өчен берничә сәгать вакытларын сарыф итәләр. Үз яннарында коелар казып ачу алар өчен зур шатлык. Шунысы игътибарга лаек, биш кое татар ислам галимнәренең исемнәре белән аталган: Галимҗан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗани, Габденнасыйр Курсави, Ризаэддин Фәхреддин һәм имам Шамил. Инициатив төркемдә аңлатуларынча, “аларның бар тормышы һәм эшчәнлеге татар халкы өчен яшәү көче чыганагы кебек булган”.
Африкадагы Нигерда татар дин галимнәре истәлегенә коелар ачылды
11 февраль 2018 ел 14:13
Соңгы яңалыклар
Октябрь аеннан Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башлана
02 октябрь 2024 ел 08:21
Югары Ослан мөхтәсибәте Татар Макылы авылы мәчетенең 25 еллыгы билгеләп үтелде
30 сентябрь 2024 ел 14:54
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы







