Кама Тамагы мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 2017 ел хисабына багышланган Пленум утырышы дәвам итә. Бүген Пленум кысаларында Татарстан имамнары өчен дәресләр һәм ачык лекцияләр башланып китте. Дин әһелләре Голамәләр шурасының җаваплы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиевтан никах һәм талак мәсьәләләре буенча бәхәсле сорауларга җаваплар алды. Үз дәресен шулай ук Бахрейннан килгән югары шәригать суды рәисе Ибраһим әл-Мурейхи да бирде. Ул имамнарга дини мирасны өйрәнү, чыганаклар белән эшләү турында сөйләде.
Бахрейн шәехе Мурейхи Татарстан имамнарына дәрес бирде
21 февраль 2018 ел 17:03
Соңгы яңалыклар
Татарстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар
24 октябрь 2025 ел 09:40
Мөфти II Бөтенроссия мәгариф симпозиумына чит илләрдән килүчеләр белән очрашты
23 октябрь 2025 ел 16:22
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


