Бүген Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган белән беренче тапкыр күрешеп очрашты. Әхмәт бәй Татарстандагы ислам үсеше тарихы, ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең төп эш юнәлешләре, республикадагы дини вәзгыять, күренекле татар дин әһелләре белән танышу максатыннан мөфтияткә килде. Камил хәзрәт кунакка шулай ук татарларның һәм Казан шәһәренең ислам дөньясында тоткан урыны, мөселман инфраструктурасын киңәйтә торган проектлар һәм Татарстан мөфтиятенең мәдәни, рухи-мәгърифәт элемтәләре, социаль, шулай ук хәйрия проектларын тормышка ашыру буенча Төркия институтлары белән багланышлар урнаштыру турында сөйләде. Очрашу ахырында киләчәктә үзара хезмәттәшлек алып бару юнәлешләре һәм мөмкинлекләре буенча сөйләшүләр узды.
Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Татарстан мөфтиятендә булды
14 март 2018 ел 13:21
Соңгы яңалыклар

Хәлим хәзрәт “Туган Батыр” турниры турында: “Без балаларны каһарманнар итеп тәрбияләргә тиешбез!”
15 июль 2025 ел 16:07

Катар министры үзендә Татарстан мәдрәсәләре һәм югары уку йортлары мөгаллимнәрен кабул итте
15 июль 2025 ел 09:54
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы