Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Казанда VI Республикакүләм ифтарны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы мөфтие, “Казан Арена” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Радик Миңнәхмәтов, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вице-президенты Радик Габдрахманов һәм башкалар катнашты. Утырышта катнашучылар Изге Рамазан аенда Татарстанда төп авыз ачу чарасын ике көн рәттән уздырырга һәм ир-атларныкына, хатын-кызларныкына бүлеп үткәрергә карар кылды. Моннан тыш, быелгы зур ифтарның тагын бер үзенчәлеге булып, аның программасына танылган мөнәҗәтчеләрнең чыгышларын кертү мөмкинлеге торачак.
VI Республикакүләм ифтар: яңалык нидә?
03 апрель 2018 ел 17:41

Соңгы яңалыклар

Апанай мәчете имам Әт-Тирмизинең «Әш-шәмаил Әл-Мөхәммәдия» китабы буенча лекцияләргә чакыра
18 сентябрь 2024 ел 14:30

Татарстанның татар авылларында халык гошер җыя һәм мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итә
17 сентябрь 2024 ел 13:16
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы