Бүген Казанның Галиев мәчетендә җомга вәгазен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Дин кардәшләргә мөрәҗәгать итеп, ул Аллаһының рәхмәте булган Рамазан аеның якынлашуын хәбәр итә торган мөбарәк Шәгъбан ае һәм аның бүләге - мөселманнарның гөнаһлары гафу ителә торган Бәраәт кичәсе турында әйтте. Камил хәзрәт халыкны сөекле Пәйгамбәребез ﷺ сөннәтенә ияреп яшәргә, изге гамәлләр кылырга, гөнаһлардан ихлас күңелдән тәүбә кылырга һәм тәкәбберлектән читтә торырга чакырды: «Безнең Аллаһ Рәсүлебез ﷺ - ул адәм балаларының иң яхшысы, рәхимлелек һәм игелеклелекнең чыганагы. Үз тормышы белән барлык кешеләргә үрнәк булган шәхес. Аның сөннәте безнең белән яши. Коръәндә әйтелә: "И, Хабибем! Син алар арасында булган чакта Аллаһ аларны җәзаламаячак. Алар истигъфар кылган чакта да Аллаһ аларны җәзаламаячак».
Галиев мәчетендә җомга вәгазен мөфти укыды
20 апрель 2018 ел 13:46
Соңгы яңалыклар
Мөфти Мәскәүдә “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” елын тәкъдим итүдә катнашты
15 декабрь 2025 ел 17:54
Мәскәүдә “Россия – ислам дөньясы диалогы: хезмәттәшлек нигезе буларак уртак мәдәни мирас” конференциясе уза
15 декабрь 2025 ел 13:55
Мөфти РФ мөселманнары Диния Нәзарәтенең Халыкара мөселман форумында катнашты
15 декабрь 2025 ел 13:33
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

