Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Иһаб Әхмәд Таллат Наср җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Галиев мәчетендә узган очрашуда кунаклар татарларда ислам дине тарихы, Татарстанда мөселманнарның яшәеше турында бай мәгълүматлар алдылар. Татарстан мөфтие Идел буенда яшәүче халыкларның мөселман динен үз ирекләре белән кабул итүләре, беренче басма Коръәннең (Казан басмасы) Татарстан башкаласында басылуы турында сөйләде һәм кунакларга Диния нәзарәте бастырган Кәлам шәриф китабы бүләк итте. Камил хәзрәт, Татарстан дини уку йортларының эшчәнлеге белән дә таныштырды. Бергәләшеп җомга намазын укыгач, очрашу “Хузур-ТВ” каналы буенча фикер алышу буенча дәвам итте. Мисырның Россиядәге илчесе аны эчтәлек ягыннан баету турында үзенең тәкъдимнәрен һәм ярдәмен тәкъдим итте. Шулай ук илчелек аша Казанга танылган мөселман галимнәре белән очрашулар уздыру һәм Мисыр университетлары белән хезмәттәшлек алып бару мөмкинлекләре дә каралды.
Татарстан мөфтие Россиядәге Мисыр илчесе белән очрашты
20 апрель 2018 ел 14:35
Соңгы яңалыклар
Мөфти Камил хәзрәт ТР Рәисенең Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир Крганов белән очрашуында катнашты
14 гыйнвар 2025 ел 12:19
Мәрҗанинең туган көне уңаеннан, аның кабере янына килеп, җәмәгать белән дога кылырга чакырабыз
14 гыйнвар 2025 ел 12:12
2024 елда “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга 48,6 млн. сумлык хәйрия ярдәме күрсәтте
14 гыйнвар 2025 ел 09:11
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы










