Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Палестинаның милли администрациясе каршындагы Россия Миссиясе башлыгы Айдар Рәшид улы Аганин белән күреште. Очрашу барышында Камил хәзрәт кунакны Татарстан мөфтияте, “Хузур-ТВ” телеканалы, “ДУМ РТ Хаҗ” оешмалары эшчәнлеге белән таныштырды, киләчәктә хезмәттәшлек алып бару турында сөйләшү узды. Ике як Иерусалимдагы “Әл-Әкъса” мәчетенең тарихын, әһәмиятен кардәшләребезгә җиткерү турында сүз алып барды. Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук Палестинада килеп чыккан аяныч хәлләргә карата үз фикерен белдерде. “40 кешенең үлеменә китергән сәяси карарларны тәнкыйтьләп, һичшиксез, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге чыгарга тиеш. Аллаһы Тәгалә барлык халыкларга тыныч һәм имин көннәр җибәрсен”, – дип теләде Татарстан мөфтие.
Камил хәзрәт Палестина илчесе белән очрашты
15 май 2018 ел 17:46
Соңгы яңалыклар
Казанда танылган тренер Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча Идел буе Чемпионаты узачак
04 декабрь 2025 ел 10:36
Казанда Татарстан предприятиеләрендә “Хәләл” туклану системасын кертү турында фикер алыштылар
03 декабрь 2025 ел 15:13
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы








