Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур ТВ” мөселман телевидениясе Изге Рамазан ае уңаеннан социаль видеороликлар әзерли. Тирән эчтәлекле кыска фильмнарда Рамазанның изге гамәлләр ае икәнлегенә басым ясала, тамашачыларның игътибары кешелеклелеккә, миһербанлылыкка юнәлтелә. Дөнья күргән шундый бер ролик әниләргә багышланган. Видеосюжетта катнашучылар ислам динендә әни хакының иң зур хаклардан саналуын искәртә. “Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дигән хәдис аналарга изгелек кылуны, мәрхәмәтле, ихтирамлы булуны аңлата. Әниләргә изгелек кылсак, җәннәткә керергә юл ачыла дип аңларга кирәк.
“Хозур ТВ": "Рамазан – изге гамәлләр ае"
17 май 2018 ел 13:42
Соңгы яңалыклар
KazanForum-2023 интерактив зонасында мөселман эрудитлары өчен “MuslimQuiz” интеллектуаль уенының ике бәйгесе узачак
16 май 2023 ел 09:10
Мөфти “Тарихта без эзлебез” Шәҗәрә фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты
15 май 2023 ел 15:50
Казанның “Әхмәдзәки” мәчетендә балалар һәм яшүсмерләр футболы буенча турнир узды
15 май 2023 ел 14:52
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

