Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур ТВ” мөселман телевидениясе Изге Рамазан ае уңаеннан социаль видеороликлар әзерли. Тирән эчтәлекле кыска фильмнарда Рамазанның изге гамәлләр ае икәнлегенә басым ясала, тамашачыларның игътибары кешелеклелеккә, миһербанлылыкка юнәлтелә. Дөнья күргән шундый бер ролик әниләргә багышланган. Видеосюжетта катнашучылар ислам динендә әни хакының иң зур хаклардан саналуын искәртә. “Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дигән хәдис аналарга изгелек кылуны, мәрхәмәтле, ихтирамлы булуны аңлата. Әниләргә изгелек кылсак, җәннәткә керергә юл ачыла дип аңларга кирәк.
“Хозур ТВ": "Рамазан – изге гамәлләр ае"
17 май 2018 ел 13:42

Соңгы яңалыклар

Нәзарәт делегациясе махсус хәрби операциядә катнашучыларга унынчы гуманитар йөкне илтеп тапшырды
23 декабрь 2024 ел 10:20

Балтач мөхтәсибәтендә ел йомгакларын чыгардылар һәм Кариле мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр
21 декабрь 2024 ел 17:35

Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты республикакүләм журналистлар бәйгесендә җиңүче булды
20 декабрь 2024 ел 16:36
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы