19 майда Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә беренче тапкыр ачык ишекләр көне үткәрде. Әлеге чара Татарстан Республикасының “Бергә булдырабыз” проектлары кысаларында узды. Кунакларны кызыклы һәм мавыктыргыч программа сөендерде: мәчет буйлап экскурсия үткәрделәр, мөхтәсибәтнең эшчәнлеге турында сөйләделәр, яулык бәйләү, сыерчык оясы һәм мехенди ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр, толерантлык һәм мөселманнарның бердәмлеге темасына вәгазь укыдылар. Ачык ишекләр көнен мәчеткә йөрүчеләр белән бергә үткәрелгән хәйрия кичке ашы (ифтар) төгәлләде.
Бөгелмә мәчетендә ачык ишекләр көне узды
20 май 2018 ел 11:08
Соңгы яңалыклар
«Хәләл» стандарты буенча Комитет Казанның Агросәнәгать паркына Russia Halal Market ярминкәсенә чакыра!
16 май 2023 ел 11:01
KazanForum-2023 интерактив зонасында мөселман эрудитлары өчен “MuslimQuiz” интеллектуаль уенының ике бәйгесе узачак
16 май 2023 ел 09:10
Мөфти “Тарихта без эзлебез” Шәҗәрә фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты
15 май 2023 ел 15:50
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы









