19 майда Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә беренче тапкыр ачык ишекләр көне үткәрде. Әлеге чара Татарстан Республикасының “Бергә булдырабыз” проектлары кысаларында узды. Кунакларны кызыклы һәм мавыктыргыч программа сөендерде: мәчет буйлап экскурсия үткәрделәр, мөхтәсибәтнең эшчәнлеге турында сөйләделәр, яулык бәйләү, сыерчык оясы һәм мехенди ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр, толерантлык һәм мөселманнарның бердәмлеге темасына вәгазь укыдылар. Ачык ишекләр көнен мәчеткә йөрүчеләр белән бергә үткәрелгән хәйрия кичке ашы (ифтар) төгәлләде.
Бөгелмә мәчетендә ачык ишекләр көне узды
20 май 2018 ел 11:08
Соңгы яңалыклар
Танылган татар хәзрәтләре республика районнарында халык белән очрашуларны дәвам итә
02 декабрь 2025 ел 14:56
Татарстанда 1201 тоннадан артык гошер сәдакасы җыелды һәм мохтаҗларга өләшенде
02 декабрь 2025 ел 10:10
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы










