Бүген 13 июньдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Туган авылым” ял итү комплексында авыру балалар тәрбияләүче мөселман гаиләләре өчен ифтар оештыра. Фонд карамагында күп балалы, аз керемле һәм авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр шактый. Туган авылымда корылган чатырда узачак ифтарда 300гә якын кеше катнашуы көтелә. Ифтар программасында балалар тарафыннан Коръән укулар, “Ислам диненең биш баганасы” темасына багышланган викторина, вәгазь уку, мөнәҗәтләр әйтү каралган.
Казанда сәламәтлеге чикле булган балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен ифтар оештырыла
13 июнь 2018 ел 15:30
Соңгы яңалыклар
“Ислам. Беренче адымнар”ның 12нче сезоны тәмам: намаз укырга һәм Ислам нигезләренә 150 кеше өйрәнде
02 декабрь 2023 ел 17:10
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы





