Татарстан Диния Нәзарәтенең "Хозур" нәшрият йорты Габдрахман Карабашиның "Китәбүт-тәҗвид" хезмәтен бастырды.
Тәүге тапкыр әлеге китап ХХ йөз башында дөнья күреп, күп кенә төрки халыклар арасында таралган булган.
"Китәбүт-тәҗвид"тә кыскача тәҗвид (Изге Коръәнне уку кагыйдәләре) аңлатыла, авазларның мәхраҗлары, ягъни дөрес укылышы, әйтелү урыннары тасвирлана.
Китапка гарәп имләсендә Казан шәһәрендә 1906 елда бастырылган текст нөсхәсе һәм аның хәзерге әдәби татар теленә тәрҗемәсе кергән.
"Хозур" нәшрият йорты Габдрахман Карабашиның "Китәбүт-тәҗвид" хезмәтен бастырды
14 июнь 2018 ел 09:39
Соңгы яңалыклар
“Рамазан – изге гамәлләр ае”: Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тагын 50 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмалары өләште
07 март 2025 ел 13:17
Рамазан-2025: Мөфти Камил хәзрәт Теләчедә район ифтарында булды һәм халык белән очрашты
06 март 2025 ел 20:27
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


