Бүген бар мөселман дөньясы бөек бәйрәм – Гайдел-Фитыр – Ураза бәйрәмен билгеләп үтә. Татарстанда район һәм шәһәр мөхтәсибәтләре бу уңайдан мөселманнар өчен бай бәйрәм күңел ачу программасы әзерләде. Мәчетләрдә гает намазлары тәмамлану белән бәйрәм чаралары паркларга һәм мәчет тирәләренә күченде. Иң беренче чиратта мөхтәсибәтләр бала-чаганың күңелен күреп алар өчен махсус программалар әзерләргә булды. Сабыйларга аттракционнар һәм бәйгеләр оештырыллы, аниматорлар эшләде, бүләкләр һәм тәм-томнар таратылды. Шул ук вакытта гомуми гаилә бәйрәмнәре дә уздырылды. Шактый мөхтәсибәтләрдә Ураза бәйрәме хөрмәтенә фейерверклар аттырылды. Ягъни Татарстанда бүген иртә таңнан алып кичкә кадәр һәр тарафта бәйрәм рухы сизелеп торды. Сезнең игътибарыгызга шушы чаралардан фоторепортаж тәкъдим итәбез. Үзләренең хисләре белән Баулы, Бөгелмә, Яр Чаллы, Аксубай, Кукмара, Буа, Зәй, Тукай, Мамадыш, Теләче, Саба, Арча, Алабуга, Мөслим, Сарман мөхтәсибәтләре, шулай ук Казанның "Тынычлык", "Иман нуры", "Гаилә" мәчетләре уртаклашты. Әмма бәйрәмнәр Татарстанның һәр почмагында үтте. Алар хакында Мөфтиятнең матбугат хезмәте алдагы көнне хәбәр иткән иде.
Татарстан шәһәр һәм районнарында Гаетне ничек бәйрәм итәләр? Фоторепортаж
15 июнь 2018 ел 21:25
Соңгы яңалыклар
Мөфти Камил хәзрәт Мәскәүдә динара татулыкны ныгыту буенча Татарстан һәм Нәзарәт тәҗрибәсе турында сөйләде
26 ноябрь 2025 ел 12:15
Казанда Оман дәүләтенең рухи һәм мәдәни мирасына багышланган күргәзмә узачак
26 ноябрь 2025 ел 11:14
Нәзарәтнең Голамәләр шурасы сәркатибе Махачкалада ислам финанслары буенча очрашу үткәрде
21 ноябрь 2025 ел 17:14
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
























































































