Бүген “Патриот” спорт-патриотик һәм чакырылышка кадәрге республика әзерлек үзәгендә яшьләрне гаскәр тулыландыруга җибәрү узды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге белгечләре хәрби командаларны озатуда катнаштылар һәм чакырылучылар белән рухи әңгәмә үткәрделәр. Татарстан Диния нәзарәте исеменнән ясаган чыгышта Марсель хәзрәт Мингалиев патриотлык, Ватан алдындагы бурычлар, гаилә һәм җәмгыять, Аллаһыга иман китерү турында нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Ул шулай ук яшь солдатларга хезмәт итүне уңышлы үтәп, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуны теләде.
Имамнар Ватанга мәхәббәт турында сөйләделәр
18 июнь 2018 ел 11:04
Соңгы яңалыклар
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм "КазанШина" Татарстан Коръән-хафизларына автошина комплектлары бүләк итә!
07 февраль 2024 ел 10:53
“Ислам. Беренче адымнар”га 200 гә якын кеше теркәлде. Курсларга язылу дәвам итә!
06 февраль 2024 ел 13:19
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


