Бүген “Патриот” спорт-патриотик һәм чакырылышка кадәрге республика әзерлек үзәгендә яшьләрне гаскәр тулыландыруга җибәрү узды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге белгечләре хәрби командаларны озатуда катнаштылар һәм чакырылучылар белән рухи әңгәмә үткәрделәр. Татарстан Диния нәзарәте исеменнән ясаган чыгышта Марсель хәзрәт Мингалиев патриотлык, Ватан алдындагы бурычлар, гаилә һәм җәмгыять, Аллаһыга иман китерү турында нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Ул шулай ук яшь солдатларга хезмәт итүне уңышлы үтәп, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуны теләде.
Имамнар Ватанга мәхәббәт турында сөйләделәр
18 июнь 2018 ел 11:04

Соңгы яңалыклар

Татарстан Мөфтие “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышын Коръән укып ачты
16 май 2025 ел 10:48

Нәзарәтнең "Хәләл" стандарты комитеты Кыргызстан, Казахстан һәм Беларусь белән үзара тану турында Меморандумнар имзалады
16 май 2025 ел 08:24
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы