Бүген “Патриот” спорт-патриотик һәм чакырылышка кадәрге республика әзерлек үзәгендә яшьләрне гаскәр тулыландыруга җибәрү узды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге белгечләре хәрби командаларны озатуда катнаштылар һәм чакырылучылар белән рухи әңгәмә үткәрделәр. Татарстан Диния нәзарәте исеменнән ясаган чыгышта Марсель хәзрәт Мингалиев патриотлык, Ватан алдындагы бурычлар, гаилә һәм җәмгыять, Аллаһыга иман китерү турында нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Ул шулай ук яшь солдатларга хезмәт итүне уңышлы үтәп, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуны теләде.
Имамнар Ватанга мәхәббәт турында сөйләделәр
18 июнь 2018 ел 11:04
Соңгы яңалыклар
Казанда Оман дәүләтенең рухи һәм мәдәни мирасына багышланган күргәзмә узачак
26 ноябрь 2025 ел 11:14
Нәзарәтнең Голамәләр шурасы сәркатибе Махачкалада ислам финанслары буенча очрашу үткәрде
21 ноябрь 2025 ел 17:14
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


