Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә Татарстан мөфтие белән очрашуга Австралиянең татар-башкорт җәмгыяте рәисе Шөһрәт Вәли килде. Ерактан килгән кунак Камил хәзрәткә үзенең сәфәре турында сөйләде: “Без Казан шәһәрендә узучы футбол буенча дөнья чемпионатын карарга килдек. Татарстан башкаласында моңа кадәр дә булганыбыз бар иде. Аллаһыга шөкер, республика башкаласы бик тә үзгәргән, матурайган, зурайган”. Татарстан мөфтие татарларның яшәеше турында сорашты. “Милләттәшләребез белән аралашып торабыз. Аделаида шәһәрендә татар мәчете эшли, вәгазьләребез бары татар телендә алып барыла, балаларыбызга татар телен, дин нигезләрен өйрәтәбез. Футбол чемпионатына Казанга барлыгы егерме мең австралияле килде, шуның утыз өче безнең милләттәшебез. Россиядә татар һәм инглиз телләрендә аралаштык, хәзер кириллицаны, русчаны өйрәнәбез. Сезне киләчәктә Австралиядә кунак буларак күрүебезгә шатбыз”, – дип белдерде Австралия татарлары җитәкчесе. Камил хәзрәт үз чиратында кунакны Диния нәзарәтенең туган телебезне саклауга һәм үстерүгә багышланган проектлары белән таныштырды, “Хозур ТВ” каналы эшчәнлеге турында сөйләде. Мөфти хәзрәт очрашу ахырында татар телендә дини әдәбият бүләк итте. Кунаклар әлеге бүләкләр өчен Татарстан Диния нәзарәтенә һәм “Хозур” нәшриятына рәхмәтләрен җиткерделәр.
Дөнья Чемпионаты көннәрендә Мөфти Австралия татарлары белән очрашты
19 июнь 2018 ел 15:46
Соңгы яңалыклар
Бразилиядә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанда HalalLifeStyle үсеше турында сөйләде
25 октябрь 2023 ел 10:06
Татарстан мөфтие Бразилиянең Имамнар һәм ислам эшләре буенча Югары советы башлыгы белән очрашты
23 октябрь 2023 ел 18:52
Татарстан мөфтияте делегациясе Бразилиядә хәләл Глобаль бизнес-форумда катнаша
23 октябрь 2023 ел 17:51
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы




