Тәтеш районы Зур Әтрәч авылында VII Әтрәч укулары уздырылды. Әлеге чараның төп максаты – татар халкының гореф-гадәтләрен саклау. Быелгы Әтрәч укулары да Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Фәннәр академиясе, ТР Дәүләт Советы, Тарих һәм Археология институты вәкилләре, галимнәр катнашында үткәрелде. Укуларның темасы “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дип аталды. Әлеге җирлектә XII-XIII гасырларга караган зиратта борынгы кабер ташлары саклана. Быел да кайткан кунаклар әлеге каберстанга килеп Коръән укып, күмәк догалар кылу чарасында катнаштылар. Аннары чишмә янында мәҗлес уздырылды, дин әһелләре, галимнәрнең чыгышлары тыңланды. Кунакларны Татарстан мөфтие исеменнән дәгъвәт юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров сәламләде һәм изге гамәлләр кылуны рамазан аеннан соң да дәвам итү турында вәгазь сөйләде. Тарихчылардан Наил Таиров, Сөләйман әфәнде Рәхимов, Эльмира ханым Сәлахова, археолог Радион әфәнде Хәмзин чыгыш ясады. Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов әлеге чараны оештыручыларга, аерым алганда, Диния нәзарәтенә рәхмәтләрен җиткерде. Җәмәгать белән берлектә өйлә намазы укылды, Кече Әтрәч авылында хәләл Сабантуй үткәрелде. Әлеге укуларны оештыруда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе зур өлеш кертте. Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин киләчәктә укуларда тарихны белү буенча бәйгеләр оештыру тәкъдимен җиткерде.
Тәтештә VII Әтрәч укулары узды
19 июнь 2018 ел 15:37

Соңгы яңалыклар

Астанада тантаналы рәвештә Россиянең – “Хозур ТВ” һәм Казахстанның “Мунара ТВ” мөселман телеканаллары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды
17 сентябрь 2025 ел 11:31

Нәзарәт җитәкчелеге Астанада дөньякүләм һәм традицион диннәр лидерлары Съездында катнаша
17 сентябрь 2025 ел 08:55

Нәзарәт мөхтәсибәтләрендә актив рәвештә гошер сәдәкасы җыялар һәм мохтаҗларга тараталар
15 сентябрь 2025 ел 14:17
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы