Әлмира Әдиатуллина ТР МДН медале белән бүләкләнде
            09 июль 2018 ел 11:03
    
                    
                Кичә танылган җәмәгать эшлеклесе, "Мөслимә" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Әлмира ханым Әдиатуллина 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән Әлмира ханым ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең 25-еллыгы уңаеннан "Халкыбызга хезмәте өчен" медаль белән бүләкләнде. Истәлекле бүләкне күренекле мөслимәгә бүген ТР мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов тапшырды. Ул Әлмира ханымга саулык-сәламәтлек теләп, аның өммәт файдасына куйган күпсанлы тырышлыклары һәм бәяләп бетергесез хезмәте өчен Камил хәзрәт исеменнән олы рәхмәт белдерде.                                
                           
                  Соңгы яңалыклар
     
        19 июнь 2023 ел 12:09
      
        19 июнь 2023 ел 11:05
      
        16 июнь 2023 ел 13:02
      
        15 июнь 2023 ел 09:32