Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Башкортстан мөфтиенең беренче урынбасары Айнур хәзрәт Арсланов җитәкчелегендәге делегация булды. Башкортстан мөфтияте вәкилләрен Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте. Кунакларны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге кызыксындырды. Очрашу барышында Татарстан мөселманнары лидеры "Хозур" нәшрияты эшчәнлеге белән таныштырды, үткәрелә торган чаралар һәм башланып киткән проектлар турында сөйләде. Ике як дини оешмалар арасында хезмәттәшлек алып бару һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләрен карады.
Башкортстан Диния нәзарәте вәкилләре Татарстан мөфтиятендә булды
16 июль 2018 ел 12:34
Соңгы яңалыклар
“Хозур” нәшрият йорты рус телендә “Дүрт хәлифә хакында риваятьләр” китабын нәшер итте
28 декабрь 2022 ел 14:24
2022 елда Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты 160 меңнән артык гомуми тираж белән 82 исемдәге китап бастырды
28 декабрь 2022 ел 09:51
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы








