Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасының утырышлар залында Казан шәһәре Башкарма комитеты, РФ Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе һәм Казанның санитар-эпидемиология хезмәте вәкилләре катнашында уртак эш киңәшмәсе узды. Очрашу Казан шәһәре мәчетләрендә һәм башкалабызда урнашкан Корбан чалу урыннары хакында фикерләшү максаты белән оештырылды. Киң составта узган әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең Беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Казан Башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эшчәнлек алып бару бүлеге җитәкчесе Шакиров Илнур Гаптелнасыйр улы, Казан шәһәре мәчетләренең Корбан чалуда җаваплы булган имам-хатыйблары һәм башкалар катнашты. Җыелышта сүз быел Казанда Корбан чалу процессын нәтиҗәле оештыру турында барды. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, үз чиратында, Диния нәзарәте тарафыннан Корбан чалуда дин таләпләрен үтәү кирәклеген тагын бер кат искәртте. Илнур Шакиров Башкарма комитеты вәкилләре тарафыннан быелгы Корбан чалуны оештыру буенча алып барылган чаралар турында әйтеп үтте. Хокук саклау органнары вәкиле исә тәртип саклау буенча күреләчәк чараларга тукталды.
Мөфтияттә Казанда Корбан чалуны оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды
18 июль 2018 ел 11:12
Соңгы яңалыклар
“Ислам финанслары – мөселманнар өчен генә түгел”: РИИда Россиядә хәләл банк продуктлары үсешенең үзенчәлекләре турында фикер алыштылар
16 февраль 2023 ел 09:19
Казанда иректән мәхрүм итү урыннарында имамнарның дини эшчәнлек алып бару мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
15 февраль 2023 ел 18:05
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы





