Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Чечня Республикасыннан эш сәфәре белән килгән Коръән-хафиз Зөбәер Әхмәдов белән очрашты. З.Әхмәдов – Рамзан Кадыйровның туган авылы Центаройда Коръән мөгаллиме булып эшли. Авыл халкының саны бүгенге көндә сигез мең кешедән артып китә. Очрашу барышында Татарстан һәм Чечня дин әһелләре арасында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен карадылар. Мөфти хәзрәт Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм кунакларга Болгар ислам академиясенең үсеш концепциясе турында сөйләде. Чечня Республикасы делегациясе шулай ук Россия ислам институтында булды, дини фәннәрне укытуда Татарстан тәҗрибәсе белән танышты, РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин белән очрашты.
Мөфти Чечня Коръән-хафизы белән очрашты
30 июль 2018 ел 17:12

Соңгы яңалыклар

Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Корбан бәйрәме көннәрендә 500 аз керемле гаиләне корбан ите белән тәэмин итәчәк
07 июнь 2025 ел 12:41

Корбан бәйрәме паркларда һәм стадионнарда: Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларда гаетне шәһәркүләм бәйрәмнәр дәвам итә
06 июнь 2025 ел 17:06
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы