Бүген Казанда балалар Корбан бәйрәме узды. Ул үзенә йөздән артык кешене җыйды, алар арасында аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, үсешендә үзенчәлекле балалар бар. Сабыйларның күңелен күреп Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды үзенең тәрбиясендә булганнарга иҗади мастер-класслар, сабын куыгыннан шоу, аниматорлардан конкурслар, концерт номерлары оештырды. Интеллектуаль, иҗади, мавыктыргыч чаралар да читтә калмады: балалар Коръән тыңлады, ислам темасына викториналарда катнаштылар, Корбан бәйрәменең мәгънәсе турында балалар вәгазе тыңладылар. Балаларны бигрәк тә тәм-томнар, күчтәнәчләр, бүләкләр сөендерде.
Казанда балалар Корбан бәйрәме узды
23 август 2018 ел 17:21
Соңгы яңалыклар
РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе хәйрия фонды “Зәкят” фондына һәм мөселман уку йортларына 200 литр бал тапшырды
30 ноябрь 2022 ел 13:43
“Ибн Фадлан” фильмы Әзербайҗанда Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында тәкъдим ителде
29 ноябрь 2022 ел 16:02
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы







