Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында Мисыр Гарәп Республикасына эш сәфәре белән килде. Каһирәдә хәзрәт Мисыр премьер-министры М.Мадбули, шулай ук дөньядагы иң борынгы университетларның берсе Әль-Әзхәр җитәкчелеге белән рәсми очрашуларында катнашты. Мәшһүр дини университетта студентларны укытуны оештыру мәсьәләләрен һәм Болгар ислам академиясе белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сүз барды. Моннан тыш, Камил хәзрәт катнашындагы делегация вәкилләре «Әль-Әзхәр Әш-Шәриф» тарихи җәмигъ мәчетендә булырга һәм Каһирәдә күренекле көнчыгыш белгече, сәясәтче Евгений Примаковка бюст ачылышын күреп өлгерде.
Татарстан мөфтие - эш сәфәре белән Мисырда
14 октябрь 2018 ел 20:12
Соңгы яңалыклар
«Зәкят» хәйрия фонды 300 дән артык гаиләгә 10 тоннадан артык гошер таратты
29 сентябрь 2023 ел 16:05
Мөфти – архитекторларга: “Җәмигъ мәчеттә иң мөһиме – мөселманнар өчен уңайлык һәм татар үзенчәлеге чагылышы”
29 сентябрь 2023 ел 15:29
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы






