Бүген Татарстанның Питрәч районында имамнар җыелышы уздырылды. Чара республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендә һәм Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, шулай ук районның башка җитәкчеләре катнашында үтте. Камил хәзрәт имамнарны берничә ел «Тынычлык» мәчетендә имам булып хезмәт куйган Габбас хәзрәт белән таныштырды. Эшләү дәверендә ул үзен инициативалы, җаваплы һәм эшне төгәл башкаручы, көчле оештыру сәләтенә ия имам буларак күрсәтте. Җыелышта Габбас хәзрәт өч айга имам-мөхтәсиб вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде. Район башлыгы Илһам Миңнехан улы да аның кандидатурасын хуплап чыкты һәм авыр хезмәтендә уңышлар теләде.
Питрәчтә Татарстан мөфтие һәм район башлыгы катнашында имамнар җыелышы узды
05 декабрь 2018 ел 11:52
Соңгы яңалыклар
Түбән Кама мөхтәсибәте Кама аланы мәхәлләсе олы юлда туктап калган йөк машинасы йөртүчеләренә кайнар ризык тарата
20 гыйнвар 2024 ел 21:33
Нәзарәтнең Президиумы карары нигезендә Мөфти Камил хәзрәт Минтимер Шәймиевка Мәрҗани орденын тапшырды
20 гыйнвар 2024 ел 12:41
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


