Бүген ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенә икенче тапкыр Бөтендөнья Коръән һәм Сөннәт оешмасы рәисенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Габделгазиз Касем килеп китте. Шәех Казанга Россия ислам институтының 20-еллыгы уңаеннан килде һәм Татарстандагы дини вәзгыять, ислам үсеше һәм тату динара бәйләнешләр торгызу буенча бай тәҗрибә турында күбрәк белешү максатыннан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга кереп чыкты. Мәртәбәле кунак бу хакта язмалар циклын әзерләмәкче була. Камил хәзрәт аңа Татарстанның ислам үсеше, төрле милләт һәм конфессияләр арасындагы имин мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе, шулай ук Россия һәм республика мөселманнарының бәяләп бетергесез дини мирасы турында тәфсилләп сөйләде.
Бөтендөнья Коръән һәм Сөннәт оешмасы рәисенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе - мөфтияттә кунакта
07 декабрь 2018 ел 14:06
Соңгы яңалыклар
Нәзарәт махсус хәрби операция зонасына үзе шефлык иткән хәрби частька 5нче гуманитар йөкне илтте
05 февраль 2024 ел 12:49
2024 елда хаҗ оештыру мәсьәләләре буенча Хаҗ буенча советның эшлекле киңәшмәсе узды
05 февраль 2024 ел 11:46
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


